Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кар тоткынында калмадык

Буранлы көннәрдә кар чистарту техникасы юлларда өзлексез эшләде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов коммуналь техника һәм ашыгыч ярдәм автомобильләре тапшырды. 22 ашыгыч медицина ярдәме машинасы, ике мобиль комплекс һәм 45 берәмлек коммуналь техника районнарга китте. Мөслим районына “МТЗ” тракторы, “Амкодор” маркалы төягеч һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә тапшырылган ашыгыч ярдәм машинасы кайтты.

Буранлы көннәрдә районның “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе егетләре төнге 1.00 сәгатьтән юллар чистарта башлады. Кар-буранлы көннәрдә район үзәгендә предприятиенең 19 берәмлек техникасы, шул исәптән этеп йөрешле ике кар чистарту җайланмасы, зур юлларда "Татавтодор" җәмгыятенең кар чыгару һәм чистарту техникалары  эшләде.

– Кыш көне кар яву, бураннар булу – табигый хәл. Шулай да быелгы кыш үзенчәлеклерәк: дәвамлы бураннар юлларга тыгызлап кар тутырды. Карны махсус урынга чыгарып бардык. 15 гыйнвардан бүгенге көнгә кадәр 2096 куб.метр кар чыгарылды. Тик халыкның хезмәтебезне хөрмәт итмәве күңелгә тия. Кайберәүләр чистартылган юлларга кар чыгара, – ди оешмада озак еллар грейдерчы булып эшләүче Валентин Романов.

Күпфатирлы йортлар территориясен җыештыручылар да урамнарны кардан чистартырга ярдәм итте.

Лилия Шәймиева

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 елның 2 февраль санында укыгыз

 Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев