Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Кар белән көрәш дәвам итә

Мөслим урамнарын ике дистәгә якын техника кардан чистарта.

Быел кар күп ява. Җыештырып кына җитеш! “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыяте хезмәткәрләре бу арада 21.00 сәгатьтән иртәнгә кадәр кар белән көрәшә. Оешманың 17 данә техникасы: автогрейдерлар, “КамАЗ”лар, төягечләр, ком сиптергечләр Мөслим урамнарында хезмәт куя. 

– Быел мулдан яуган кар коммуналь тармак хезмәткәрләренә эшне арттырды. Мөслим урамнарыннан җыеп алынган кар билгеләнгән урынга илтеп бушатыла. Гыйнвар-февраль айларында гына да 3800 кубометрдан артык кар түгелде. Ягулык-майлау материаллары артыгы белән кулланылды. Һава торышына карап, бозлавык булганда, юлларга ком-тоз катнашмасы сибелә. Әлеге катнашма 280 тонна әзерләнгән иде, – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыяте җитәкчесе Марат Шәймөхәмәтов.

Халыкның иминлеген тәэмин итү максатыннан Мөслим авылында урамнарны, күпфатирлы йортлар ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын чистарту буенча эш көчәйтелгән режимда оештырылды.

– Бөтен җирне дә санаулы минутлар эчендә җыештырып бетереп булмый, без тылсымчылар түгел! Халык шуны аңласын иде. Кайберәүләр кар явып өч сәгать үтүгә ул җыеп алынган булырга тиеш, дип уйлый. Халык капка төбендәге, ишегалдындагы карны машина юлларына чыгармасын иде. Бу юл хәрәкәтенә тоткарлыклар тудыра. Көрәк алып, безгә ярдәм итәргә чыгучылар да бар. Андый райондаш-ларыбызга зур рәхмәт! Без ярдәмне бик теләп кабул итәбез, кар белән көрәшкәндә ярдәм артык булмый. Быел “Мост” җәмгыяте дә булыша, читтән дә техника ялларга туры килде, – ди Марат Шәймөхәмәтов.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 13 февраль саныннан укыгыз.

Фото: Татар-иформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев