Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Яз килә дә китә...

Һава температурасы кинәт күтәрелде дә, кар эри башлады. Урамда күлләвекләр, бозлавык барлыкка килде.

Җир әле туң. Кар сулары да бер урында җыелып тора. Шулай да үз юлын таба кебек, уйсулыкка таба ага. Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләрне бу бигрәк тә хафага сала, чөнки базга, гараж-сарайларга, подвалга су керү куркынычы яный. Су керүне булдырмас өчен нишләргә? 
– Язгы кар сулары күпфатирлы йортларда һәм шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләргә дә куркыныч тудыра. Беренче чиратта кулга көрәк, лом алып, су басарга мөмкин булган урыннардан читкә таба ерганаклар ерырга кирәк. Гаражга, подвалга су кермәсен өчен канаулар казу мөһим һәм ул тирәне кардан арындыру да кирәк. Капка төпләрендәге су агу торбаларын көздән үк ләмнән, үләннән, ташлардан чистартып куярга киңәш ителә. Көзен эшләмәгәнсез икән, торба башларын хәзер чистарту зарур, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.
Мөслим авылы урамнарында су агу торбаларын “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы карап, чистартып тора. Баз, йорт асларына игътибарлы булырга кирәк. Кар сулары һич уйламаганда, көтмәгәндә агып керә. Базга бер тапкыр су кергән икән, бу хәл тагын кабатланмас, дип булмый. Су керү куркынычы туган икән, су юлын буып, ком, балчык салырга мөмкин. Саклану чарасы буларак баздан яшелчәләрне, кышкылыкка әзерләгән компот-кайнатмаларны ышанычлы урынга күчерергә кирәк. Күпфатирлы йорт подвалларын идарәче компания контрольдә тота. 
Март аенда, гадәттә, көндез җылыта, ә төнгә шактый суыта. Күлләвек булып су җыелып торган урыннар төнлә бозлавыкка әйләнә. Җәяүлеләр, бигрәк тә бала-чага һәмөлкәннәр өчен бу куркыныч тудыра. 
– Бу чорда хастаханәгә егылып, җәрәхәтләнеп мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. Аяк асты бозлавык булгач, егылмаска тырышып атлыйбыз. Аяк таеп егылганда гәүдә киеренке халәттә кала. Бу бик куркыныч, чөнки яшь организмда бу – аяк-кул сеңерләренең сузылуына, өлкән яшьтәгеләрнең сөякләре сынуга китерергә мөмкин. Боз эреп беткәнче – сырлы табанлы, ә хатын-кызларга үкчәсез аяк киеме кияргә киңәш итәм. Өлкән яшьтәгеләр, бик нык кирәк булмаганда, урамга чыгып йөрүдән тыелып торсын иде, – ди поликлиника мөдире Илгиз Латыйпов.
Сакланганны саклармын, дигән бит. Сак һәм уяу булыйк!

Наилә Сәлахова

Лилия Шәймиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев