Яшь парларны иҗат әһелләре котлады
Мөслимдә барга Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә яшь гаилә уникаль котлау кабул итте
2025 елның 27 сентябрендә Мөслим районында үзенчәлекле, иҗади атмосфера хөкем сөрде. Бу көнне Татарстан Республикасының танылган язучылары һәм шагыйрьләре белән ел саен уздырыла торган очрашу булды. Ул искиткеч вакыйга – яңа өйләнешкән Алмаз Әюпов белән Мәликә Хафизованың никахларын теркәү белән туры килде.
Тантана чын-чынлап уникаль булды. Чарада катнашкан иҗат интеллигенциясе вәкилләре яшь парның гаилә тарихы башлануның мактаулы шаһитлары булдылар һәм Алмаз белән Мәликәне чын күңелдән котладылар.
Яшь парларга җылы сүзләр һәм изге теләкләр белән тулы иҗади котлаулар яңгырады. Мәхәббәт һәм әдәбиятны берләштергән бу көн яшь гаилә өчен бәхетле мизгелләр бүләк итте.
Фотолар - район ГХАТ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев