Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә очрашуда
Язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре Г.Тукай исменендәге Мөслим урта мәктәбенә килделәр.
Районыбызда матур традициягә әйләнгән “Мөслимдә әдәбият һәм сәнгать көннәре” дәвам итә. Әлеге чара быел унынчы тапкыр уза. Бу юлы да районыбызга язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре килделәр. Чараның икенче көнендә мәктәпләрдә очрашуларда катнаштылар. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә кунакка якташ язучыларыбыз – Фоат Садриев, Ләбиб Лерон һәм Шәмсия Җиһангирова килделәр. Укучылар аларны мәктәп территориясендә урнашкан ачык һавадагы китапханәдә каршы алдылар. Балалар кунак булып килгән язучыларның шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен укыдылар. Мәктәп эчендә кунакларга Тукайның “Туган тел” җырына ясалган композициясен тәкъдим иттеләр. Кунакларыбыз мәктәп музее белән таныштылар һәм “Шагыйрьгә ун сорау” дип исемләнгән проектта катнаштылар. Чара барышында кунаклар экраннар аша бирелгән сорауларга да, укучыларның сорауларына да бик теләп җавап бирделәр.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев