Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Гади һәм нәтиҗәле ысул

Район хастаханәсендә гриппка каршы вакцинация бара

Вакцинация – йогышлы авырулардан саклануның гади һәм нәтиҗәле ысулы.
Ул күп авыруларны кисәтү өчен файдаланыла. Бүгенге көндә район хастаханәсендә гриппка каршы вакцинация бара.

– Район поликлиникасына гриппка каршы “Ультрикс-Квадри” һәм “Совигрипп” вакциналары кайтты. Тәҗрибә күрсәткәнчә, вакцина ясат-
кан кешеләр сирәк авырый, чирне җиңелрәк үткәрә, – ди поликлиника мөдире Илгиз Латыйпов.

– Көн саен 40-50 һәм аннан да күбрәк кеше вакцинациягә килә. Прививка ясатканнан соң мунча, душ керергә ярамый, спиртлы эчемлекләрдән тыелып тору кирәк. Туңудан, үтәли җилдән сакланыгы,– ди прививка кабинетында эшләүче Вероника Романова.
Район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов сүзләренә караганда, быел 11955 райондашыбызга вакцина ясату планлаштыры-
ла. Гриппка каршы вакцинаны авыллардагы фельдшерлардан да ясатырга мөмкин.
Прививка кабинеты иртәдән кичкә кадәр эшли.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев