Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Эш бар ул...

Узган атнада хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Мондый ярминкәләрне эшсезлек буенча исәптә торучы райондашларыбыз, үз эшләрен башларга теләүчеләр һәм эш тәкъдим итүчеләр көтеп ала.
– Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә 35 кеше эшсез буларак исәптә тора, шуларның 15е – югары белемле. Эшсезләр арасында хатын-кызлар күбрәк – 20 кеше. Иң өлкән эш эзләүчегә – 61 яшь. Эшсезләрнең күбесе – авыл кешеләре. Авылда эш булмауны сәбәп итеп, район үзәгенә йөреп эшләүне уңайсыз дип исәпкә басучылар да бар. Андыйларга эш табу да җайсыз, чөнки авылдан килеп йөрү кыенлыклар тудыра, – ди үзәк җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина.
Ярминкәдә “Август-Мөслим” агрофирмасы, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы, төзекләндерү һәм яшелләндерү үзәге, икмәк кабул итү предприятиесе вакантлы эш урыннары тәкъдим итте. Чарада катнашучылар әлеге оешма-предприятиеләрдә эш тәртибе, хезмәт хакы белән белән кызыксынды.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

Лилия Шәймиева

Фото – “Мөслим-нформ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев