Бүген Мөслим муниципаль районы башлыгы сайланды
Барлык депутатлар бертавыштан район башлыгы итеп Альберт Хуҗинны сайлады
Район Советының актлар залдында Мөслим район Советының 5 чакырылыш I сессиясе узды. Сессия каравына 6 мәсьәлә кертелгән иде. Аларның иң әһәмиятлесе Мөслим муниципаль районы башлыгын сайлау турында иде.
Сессиянең көн тәртибенә шулай ук Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасарын сайлау, район Советының даими комиссияләрен төзү, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү һәм районның Иҗтимагый Совет составын раслау турындагы мәсьәләләр каралды.
Мөслим районы кураторы, Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов район башлыгы вазыйфасына ТР Рәисе тарафыннан Альберт Хуҗинның тәкъдим ителүен хәбәр итте.
Район башлыгын сайлау буенча Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкинаның, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамовның чыгышлары тыңланды. Депутатларның тәкъдиме буенча район башлыгын ачык тавыш бирү юлы белән сайладылар. Барлык депутатлар бертавыштан район башлыгы итеп Альберт Хуҗинны сайлады.
Район башлыгы Альберт Хуҗин район башлыгы урынбасары вазыйфасына 2 санлы Әмәкәй авыл җирлеге округы депутаты Азат Әхмәтҗанов кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар А.Әхмәтҗановны бертавыштан Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары итеп сайладылар. Башка мәсьәләләр буенча да карарлар бертавыштан кабул ителде.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
#бүген_Мөслимдә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев