Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Актуаль

Балалар – игътибар үзәгендә

“Урман иле” һәм мәктәп яны лагерьларында 600дән артык бала ял итәчәк

Тиздән балаларның җәйге каникуллары башлана. Ялларны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү өчен күпчелек балалар лагерьда ял итүне кулай күрә. Җәйге чорда эшкә керергә теләк белдерүчеләр дә бар. Ничек кенә булмасын, җәйге каникуллар һәр бала өчен истә калырлык булсын иде.

Балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы итү өчен район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе тарафыннан төрле юнәлештәге лагерьлар оештыру планлаштырыла. Җәйге каникуллар чорында мәктәп яны лагерьлары, “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләячәк. Мәктәп яны лагерьлары быел 5 мәктәптә оештырылачак.

– Район мәктәпләрендә көндезге лагерьларда барлыгы 315 бала ял итәчәк. 1 июньнән 21 июньгә кадәр Мөслим гимназиясендә – 80 бала, Михайловка урта мәктәбендә – 26 бала, Салауз-Мухан мәктәбендә 20 бала ял итәчәк. 16 июньнән 6 июльгә кадәр Мөслим лицеендагы лагерьга 189 бала йөрер дип көтелә, – ди мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдртдинов. – Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә ремонт эшләре бару сәбәпле, мәктәп лагеры лицейга күчерелде. Хезмәт тәрбиясе белән сәламәтләндерү программаларын берләштерүче көндезге лагерьларда 120 бала ял итәчәк.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен көндезге лагерьларда 15 урын каралган. Михайловка урта мәктәбе лагерена 6 бала, Мөслим лицее базасындагы лагерьга 9 бала йөрер дип планлаштырыла. Социаль яктан авыр хәлдәге балалар өчен Баулы районында палаткалы лагерь оештырыла. Анда безнең районнан 7 көн дәвамында дүрт бала ял итәр дип көтелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе базасында “Шифа” сәламәтләндерү лагере эшләячәк. Анда җиде көн эчендә 50 бала сәламәтлекләрен ныгытачак һәм күңелле ял итәчәк.

Лагерьларда балалар иминлеген тәэмин итү “Арсенал” оешмасына йөкләнгән, иминлек паспортлары әзерләнгән. Лагерьлар территориясенә теләсә кем керә алмый. Металл эзләгечләр һәм детектор рамкалары бар. Видеокүзәтү системалары, сигнализация системасы эшли.

“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итү 4 сменада оештырылачак.

– “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда сменалар 18-21 көн дәвам итәчәк. Яллар дүрт сменада оештырыла. Һәр смена билгеле бер юнәлештә алып барылачак. Быел “Урман иле”ндә беренче тапкыр палаткалы лагерь да эшләячәк. Ул өч сменада эшләячәк һәм 7 көн дәвам итәчәк. Лагерьда ял итәргә теләүчеләрдән гаризалар 15 марттан 15 апрельгә кадәр кабул ителде. “Урман иле”ндә җәй дәвамында 300гә якын бала ял итәр дип көтелә. Бүгенге көндә лагерьда балаларны кабул итү өчен әзерлек эшләре бара, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге директоры Мансур Нәбиев.

Җәйне балалар гына түгел, әти-әниләр дә көтеп ала. Балаларның җәйге ялларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрүе һәр әти-әни өчен мөһим. Районыбызда балаларның ялын истә калырлык итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Иң мөһиме – яллар хәвеф-хәтәрсез, имин узсын!

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев