Баек һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды
Актуаль

Баек һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

Очрашулар барышында авылларның бүгенге көндәге яшәеше, төзекләндерү һәм инфраструктура мәсьәләләре, шулай ук киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.

Аларда район башлыгы Альберт Хуҗин, район кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, район прокуроры Булат Галимуллин катнашты.

Очрашулар барышында авылларның бүгенге көндәге яшәеше, төзекләндерү һәм инфраструктура мәсьәләләре, шулай ук киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.

Җыеннар – халыкны борчыган сорауларны уртага салып сөйләшү, тәкъдимнәрне тыңлау һәм авылларны үстерү юлларын бергәләп билгеләү өчен мөһим мәйдан.

Авыл җирлекләренең киләчәге – халыкның актив катнашыннан һәм уртак хезмәттән башлана!

Фотолар – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев