«Авыл утлары» — безнең өйдә көтеп алынган кунак
Мөслимнең «Карлыгач» балалар бакчасында 16 ел тәрбияче булып эшләүче Гөлназ Бәдертдинова – район газетасының тугры укучыларының берсе
Гөлназ «Авыл утлары» газетасын үзен белә-белгәннән бирле укый. Район басмасына мәхәббәт аңа балачактан ук килә.
– «Авыл утлары» газетасын үземне белә-белгәннән бирле укыйм. Әниебез без кечкенә чакта район газетасы килүен түземсезләнеп көтеп ала иде. Аеруча медицина, мәгариф өлкәләренә кагылышлы язмаларны яратып укыйм. Райондашларыбыз турындагы язмалар шулай ук бик кызыклы. Район һәм республика яңалыкларының да шушы ук газетада урын алуы бик отышлы, – ди ул.
Газетага язылу квитанциясен редакциягә җибәргәндә, Гөлназ бүләк отармын дип уйламый да. Әмма күп тә үтми, аның исеме җиңүчеләр исемлегендә пәйда була.
– Бүләк отуым әлегә беренче мәртәбә. Язылу турындагы квитанцияне җибәргәндә, бүләк отармын дип һич тә уйламаган идем. Газета битләрендә җиңүчеләр исемлегендә үземне күреп бик сөендем, – ди райондашыбыз.
Гөлназ өчен «Авыл утлары» — яңалыклар чыганагы гына түгел, ә гаилә тормышының бер өлеше дә.
– Алга таба да яраткан газетамнан аерылырга язмасын! Безнең өйдә «Авыл утлары» – көтеп алынган кунак, – ди ул.
Лилия Шәймиева фотосы.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев