Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

Мөслим үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әниләр көненә багышланган кичә оештырдылар.

Бүген Мөслим үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әниләр көненә багышланган “Тормышыбыз бизәге - әниләребез” дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичәгә оныклары, балалары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр кунак итеп чакырылган. Алар белән очрашуга Мөслим лицее укучылары һәм лаеклы ялдагы өлкән яшьтәгеләр килгән иде. Кичәне алып баручы Эльвира Мөгалимова залдагы барлык тамашачыларны әниләр көне белән тәбрикләде, Эльза Хисамиева җыр бүләк итте.

Кичәнең төп геройлары -  Гөлсинә Гаязова, Наилә Демидова, Флера Харрасова, Митальда Апсаттарова олы йөрәкле, сабыр әни-әбиләр. Һәрберсенең язмышы үзенчәлекле, һәркайсы баласы, оныгы өчен ут йотып яши. Балаларының язмышын сөйләгәндә дә тавышлары өзелеп, күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Әниләрнең чыгышы видеороликлар, презентацияләр белән үрелеп барды.

Районыбызның волонтеры, инде унике тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып, якташларын сөендереп кайткан Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев та кичәнең чакырылган кунагы иде. Райондашыбыз кыскача, әмма бик дулкынландыргыч итеп үзенең күргәннәрен сөйләде. Махсус зонага барган саен күңелендә туып, шигырь юлларына салынган хис-кичерешләрен  тыңлаучыларга җиткерде. Татарстанның атказанган укытучысы Роза Низамованың чыгышын да һәркем зур игътибар белән тыңлады.

 Барлык әниләргә сабырлык, көчле рухлы, сәламәт булып уллары белән якын арада  исән-сау очрашуларын теләп, истәлек очрашуы итеп бүләкләр тапшырдылар.

Наилә Сәлахова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев