Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

30 градуслы эсселәр кире кайта

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә янә 30 градуслы эсселек урнашачак. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итте.

Татарстан синоптиклары мәгълүматлары буенча, чәршәмбедән эссе һава торышы кире кайта. Бу көнне көндез һава температурасы +25..+30 градус, төнлә +11..+16 градус җылы булачак. Әмма Россия гидрометеоүзәге фаразлары буенча, бу көнне 27 градуска кадәр җылылык һәм яңгырлы һава торышы көтелә.

Федераль белгечләр мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә 32 градуска кадәр җылытачак. Якшәмбе көнне һава температурасы бераз түбәнрәк булачак - +29 градуска кадәр.

Атнаның икенче яртысында көчле булмаган җил көтелә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanga-30-gradusly-esselar-kire-kaita-5874063

Фото "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев