Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Беркем дә битараф түгел

“Ярдәм – янәшә! Помощь – рядом!” республика хәрәкәте белән берлектә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү бара.

 ”Мизгел” яшьләр үзәгендә гуманитар ярдәм җыю пункты эшли. Биредә азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары, кием, медикаментлар һәм башка әйберләр туплана.
Пунктка көн дә әйбер китерәләр. Исемен сер итеп саклауны сораган ханым: “Популярлык өчен түгел, күңел кушканга килдем. Кечкенә генә булса да ярдәм итәсем килде. Гомер буе нидер җыябыз. Кем өчен? Нәрсә өчен? Дарулар китердем. Кемгә дә булса ярдәмем тисә, бик шатмын”, – дип, бер пакет әйберсен волонтерларга тапшырды.

– Биредә һәр нәрсә битараф булмаган райондашларыбыз ярдәме белән тупланды. 26 сентябрь көнне “Газель” машинасы белән Казанга беренче ярдәм озатылды. “Яшь армиячеләр” отряды егетләре машинага посылкалар төяде.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю алга таба да дәвам итәчәк. Ярдәм буларак җылы өс киемнәре, җылы эчке киемнәр, җылытылган перчаткалар, рюкзаклар, озак саклана торган азык-төлек (ярма, макарон, ит һәм балык консервалары, куертылган сөт һ. б.), медицина препаратлары, шәхси гигиена әйберләре кабул ителә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Райондашларыбыз өлешчә мобилизация һәм башка үзләрен борчыган сораулар белән кайнар линия телефонына (2-54-81) шалтырата ала.

“Ярдәм – янәшә” региональ иҗтимагый хәрәкәте 2020нче елның язында гражданнарга пандемия һәм чикләүләр чорындагы авырлыкларны җиңәргә булышу максатыннан оештырылган иде. Берничә ай дәвамында хәрәкәттә катнашучылар кайнар линиягә 5 меңнән артык шалтырату кабул иткән, 55 мең гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылган, 2 мең тапкыр йортсызларга төнлә куну урыны тәкъдим ителгән, хокукый мәсьәләләр буенча 4 меңгә якын онлайн консультация үткәрелгән, психологик һәм башка ярдәм күрсәтелгән. Хәрәкәттә катнашучылар ялгыз әбибабайларга дистәләгән музыкаль хәбәрләр яздырып җибәрде. Республика гражданнары һәм бизнес-ширкәт вәкилләре дә читтә калмады, алар тарафыннан 300 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

24 октябрь көнне Мөслим районыннан мобилизацияләнүче ирегетләрне Казан шәhәренең җыелу пунктына озаттылар. “Мөслим йөрәге” скверына мобилизацияләнүчеләрнең якыннары, туганнары, дуслары килгән иде. Озатуда район башлыгы Альберт Хуҗин, район активы, дин әһелләре дә катнашып, райондашларыбызга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Күзләре яшьләнгән тормыш иптәшләрен, әниләрен кочаклаган ир-егетләрне бүген үк геройлар дип әйтергә буладыр.

– Тормыш иптәшем Илназ мобиль ротада граната атучы булып хезмәт иткән. Аерылышу мизгелләре бик авыр булды. Озатканда күздән яшь кипмәде. Ватанны саклау изге бурыч икәнен белсәк тә, йөрәк өзгәләнә. Дүрт яшьлек кызыбыз бар. Исән-сау әйләнеп кайтуын түземсезләнеп көтәбез, – ди Миләүшә Хөснетдинова.
Район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең үзләре дә, гаиләләре дә ярдәмсез калмаячагын әйтте. Исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын! Бу – икенче озату. Мобилизацияләнүче 12 ир-егет – Михайловка, Мөслим, Октябрь, Мәлләтамак, Метрәй, Рус Шуган, Вәрәшбаш авыл җирлекләреннән. Беренче озату шимбә көнне булган иде. Бу көнне Исәнсеф, Табын, Мәлләтамак авыл җирлекләреннән өч райондашыбызны озаттык.

– Мөслимнән мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү өчен эшмәкәр Илгиз Исламов районның “Мөслим балалары” хәйрия фондына 3 миллион сум акча күчергән. Шул рәвешле, хәрби бурычын үтәргә киткән һәр мөслимлегә 50 мең сум күләмендә акча биреләчәк.
Башка эшмәкәрләр ярдәме белән кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар да тапшырылачак. Беренчеләрдән булып мобилизацияләнгән өч офицерыбызның карталарына 50шәр мең сум акча җибәрелде инде. Алар бүгенге көндә Казанда өйрәнүләр уза, – ди район башлыгы Альберт Хуҗин.
Тырышып, нинди дә булса юлын табып, мобилизация кагылган гаиләләрнең хәлен җиңеләйтергә тырышкан райондашларыбызга оешмапредприятиеләрнең дә теләктәшлек итүе сөендерә.
Без – бергә!

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев