Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Актуаль

15 тоннаны 6 сәгатьтә алалар: Татарстанда бензинга ихтыяҗ нигә артты?

Бу сорауга җаваплар «Интертат» язмасында

Соңгы көннәрдә бензин мәсьәләсе иң актуаль темаларның берсенә әверелде. Кайбер ягулык салу станцияләрендә зур чиратлар хасил булды, кайберләрендә исә ягулык сату вакытлыча чикләнде. Чыннан да республикада ягулык җитмиме? Әллә чиратларның сәбәбе бөтенләй башкадамы? Бу сорауга җаваплар «Интертат» язмасында.

Бензин өчен сәгатьләр буе чиратта тору гадәти күренешкә әйләнер дип кем уйлаган? Үз күзләрең белән күрмәсәң – ышанмассың да.

Кичке сәгать уннар тирәсендә ягулыгы булган автозаправка эзләп юлга чыктык. Аны махсус кушымтада эзләдек (исемлек астарак булачак) һәм Оренбург тракты урнашкан бер заправкада тукталдык.

Биредә ике ягулык салу станциясе янәшә урнашкан иде. Әмма икесенә дә озын машина чиратлары сузылган. Икесендә дә машиналар әкрен генә хәрәкәт итә…

Вакыт үткән саен кешеләрнең түземлеге бетә башлады. Кайберәүләр машиналарыннан чыгып, чиратның ни өчен шулай әкрен баруын тикшерергә барды. Безнең дә түземсезлектән башка ягулык салу станциясенә күчү теләге бар иде. Ләкин анда да яхшырак булачагына гарантия юк иде. Шуның аркасында урыныбыздан кузгалмадык. Төгәл ике сәгатьтән бензинлы да булдык. Сабырлыкның төбе алтын, диярсең…

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Тулырак: https://intertat.tatar/news/15-tonnany-6-sagatta-alalar-tatarstanda-benzinga-sorau-niga-artty-5880061

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев