«Урман иле» лагеренда балалар өчен бию мастер-классы: уеннар, ярышлар һәм флешмоб
Мөслим сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылган эшләр балаларның ял вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрүенә ярдәм итә
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучылары тарафыннан "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда үткәрелгән "Бию калейдоскобы" осталык дәресе балалар өчен күңелле һәм актив вакыт үткәрү мөмкинлеге булды.
Бер сәгать дәвамында балалар:
- Бию уеннары уйнап, күңел ачтылар,
- Җитезлеккә һәм хореография позицияләренә багышланган сикерү ярышларында катнаштылар,
- Викториналар аша бию сәнгате турында белемнәрен арттырдылар,
Бу инициатива балаларның иҗади сәләтен үстерүгә, команда белән эшләргә һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга ярдәм итте. Мөслим сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылган эшләр балаларның ял вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрүенә ярдәм итә.
Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев