«Урман иле» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда 2 нче смена ябылу тантанасы узды
Әлеге смена «Алдынгылар хәрәкәте»нә багышланган иде
Балалар хәрәкәтнең төрле юнәлешләрнен үзләштерделәр, үзләре дә төрле вазыйфаларга сайланып, эш алып бардылар.
"56 баланың һәрберсе өчен җаваплы, һәрдаим ярдәм иткән әйдаманнарга балалар гына тугел, әти-әниләр дә бик рәхмәтле булды", - ди лагерь җитәкчесе Раушан Нигъмәтуллин.
"Ябылу тантанасы бик матур, күңелле, бераз моңсу да булды. Балалар җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте, алдынгылар тәбрикләнде", - дип хәбәр итә "Алдынгылар хәрәкәте"нең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Рәмилә Кашапова.
Чара ахырында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, сменада катнашкан барлык балалар һәм аларның әти-әниләре лагерь территориясендә агач утыртты.
Рәмилә Кашапова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев