Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

Түбән Табын интернат-мәктәбендә техник юнәлештәге лагерь эшли башлады

Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан техник юнәлештә смена оештырылды.

Түбән Табын интернат-мәктәбе базасында Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан җәйге лагерьларның беренче сменасы оештырылды. Бирегә ял итәргә район мәктәпләрендә белем алучы 60 бала җыелды. Алар өчен бер атна дәвамында ялларын күңелле һәм файдалы итеп уздырачаклар. Лагерь техник юнәлештә эшләячәк.  Смена традицион оештыру линейкасыннан башланды. 
Тәрбиячеләр балаларны отрядларга бүлделәр, куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр.
Иртәнге аштан соң балалар отряд почмакларынясадылар, исемен, девизын уйлап таптылар, командирны сайладылар.
Көндезге аштан соң шәфкать туташы  «Кояш  сукканда беренче ярдәм" темасына әңгәмә уздырды, балаларның сорауларына җавап бирде. Беренче танышу көне  шундый оештыру мизгелләре белән узып китте, - дип хәбәр итәләр интернат-мәктәптән.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев