Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җәйге яллар

Мөслимебезнең сәләтле йолдызлары Кырымда!

Балалар һәр көнне чараларда катнашалар, иҗади номерлар әзерлиләр, экскурсияләргә йөриләр

"Мизгел" бию ансамбле Кырым Республикасының "Ак Барс Форос" лагеренда узучы "Созвездие – Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең иҗади сменасында катнаша. Әлеге смена фестивальнең лауреатларын җыйды.

Балалар һәр көнне чараларда катнашалар, иҗади номерлар әзерлиләр, экскурсияләргә йөриләр.
25 июльдә ансамбль Мөслим районын һәм Республикабызны тәкъдим итте, Бакчасарай шәһәрендә фестивальнең бәйрәм концертында катнашты.

Шулай ук "Мизгел" бию ансамбле Севастопольдә флот офицерлары йортында Россия хәрби-диңгез флоты көненә багышланган бәйрәм концертында катнашты. Залга 500дән артык тамашачы җыелды, алар арасында офицерлар, матрослар, флот ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре, шәһәр халкы.

Коллектив җитәкчесе Нәбиева Ксения Викторовна патриотик концертны оештыруга керткән өлеше һәм шәхсән катнашуы өчен Севастополь диңгез берәмлеге рәисе исеменнән грамота белән бүләкләнде. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза. 

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев