Мөслимдә буяулар фестивале узды
Җәйге яллар

Мөслимдә буяулар фестивале узды

Әлеге чара «Татарстанда - җәй» проекты кысаларында узды

"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Татарстанда - җәй" проекты кысаларында Мөслимнең "Курай" паркында буяулар фестивале уздырды.

Чарада катнашучылар, төрле төсләргә буялып, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, җәйге җылы кичтә позитив энергия алдылар, дуслар белән аралаштылар. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә рәхәтләнеп күңел ачты.

Фотолар - "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.


Нет комментариев