Метрәй авылының Исмәгыйль мәчетендә балалар өчен әхлак һәм ял лагере 7-12 июль көннәрендә узды
Анда 27 бала ял итте
– Һәр көнне Сира, әхлак дәресләре үтте, дөрес итеп тәһарәт алуны кабатладылар. Ике бала азан әйтте, догалар ятладылар. Дәресләрне Рәхим шәкерт белән Мияссәр хәзрәт үткәрде. Күңел ачу чаралары өчен Гөлүзә Әгълиуллина һәм мәдәният йорты директоры Әнвәр Сәгъдиев җаваплы иде. Мин тәмле ашлар белән сыйладым. Әти-әниләр дә читтә калмады, күчтәнәчләр җибәреп тордылар. Паркта спорт уеннары оештырылды, мәдәният йортында кинофильмнар карадылар, рәсем конкурсында катнаштылар. Әнвәр абыйлары юл йөрү кагыйдәләре буенча әнгәмәләр үткәрде, видеороликлар күрсәтте. Балалар саклану челтәре үрү буенча мастер-класста да катнаштылар. Азаккы көнне күчтәнәчләр, бүләкләр алып, рәхмәт әйтеп таралыштылар. Әтиәниләрдән дә рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле булды, – ди абыстай Азия Заһидуллина.
Фотоларны Азия Заһидулина җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев