Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

Лагерьда - юл хәрәкәте иминлеге көне

«Яшьлек» лагеренда ял итүчеләр өчен көн саен берничә кызыклы чара оештырыла.

Түбән Табын интернат-мәктәбендә эшләп килүче "Яшьлек" лагеренда чаралар һәр көн аерым темага багышлана. Дүртенче көн "Юл хәрәкәте иминлеге көне" дип игълан ителде. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, тәрбиячеләр биргән сорауларга җавап бирделәр. Баланны төп гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары ял итүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган танып-белү уены оештырдылар. "Мин һәм юл" дигән темага рәсем бәйгесе үткәрделәр, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнаттылар.  "Кызыл. Сары. Яшел" дигән темага үткәрелгән викторинада балалар бик теләп катнаштылар. Чарага кунак булып Башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да килгән иде.

Ял итүчеләр өчен шушы ук көнне  кызыклы экскурсия дә оеәтырылды. Тугаш авылы мәдәният йортында урнашкан музейга бардылар алар. Биредә балаларны бик җылы каршы алдылар. Музей җитәкчесе туган як, авыл тарихы турында сөйләде. Балалар бик бирелеп, зур кызыксыну белән тыңладылар, экспонатларны игътибар белән карадылар.  Экскурсиядән бик канәгать калдылар.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев