Кино карадык
Җәйге яллар

Кино карадык

Җәй җылысыннан һәркем файдаланып калырга тырыша. Узган җомгада “Курай” паркында кинокичә үтте

Кинокичә “Татарстанда – җәй” проекты кысаларында оештырылды. Кинотеатрга йөрүчеләр санаулы гына булса да, табигать кочагында дуслар белән бергә ял итү мөмкинлеге җәлеп иттеме, сеансның бушлай булуымы, кинокичәгә килүчеләр чагыштырмача күп иде. Балалар белән бергә өлкәннәр дә рәхәтләнеп мультфильм карадылар. Бу атнада “Татарстанда – җәй” проекты буенча “Мөслим йөрәге” скверында дискотека узачак. Чараны оештыручылар яшьләрне дә, өлкәннәрне дә 80-90 еллар музыкасына биергә чакыра.

– Мондый чаралар өлкән яшьтәгеләр өчен дә оештырылсын иде. Яр Чаллыда “пятачок”- лар уза. Мөслимдә дә җыр-биюле шундый кичәләр үтсә, сөенеп катнашыр идек, – ди Рәмилә Дәүләтова.

 

Римма Афзалова фотосы 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев