Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

«Яшьлек» лагеренда - кунаклар

«Яшьлек» лагеренда ял итүчеләр өчен төрледән-төрле чаралар оештырыла.

- Түбән Табын интернат-мәктәбе базасында мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган "Яшьлек" лагереның икенче сменасы эшли башлады. Беренче көнне балалар  отрядларына исем, девиз, җыр уйладылар. "Лунатики" "Адидас", "Высшая лига" исемле  отряд-йолдызчыклар барлыкка килде. Шушы ук кынне профориентация максатыннан  вожатыйлар белән берлектә "Туган як" агрофирмасына экскурсиягә бардылар. Балалар агрофирманың техникасы һәм җиһазлары белән таныштылар.  Икенче көн - экология көне дип игълан ителде. Иртәнге аштан соң  экологик квес-уен уздырылды. Балалар сорауларга җавап бирделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Очрашуга килгән «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Илнур Сәрвәров һәм беренче категорияле белгеч һәм Гөлнара Хәкимова белән әңгәмә оештырылды. Авылның "Шифа чишмәсе"н чистарту буенча чара уздырылды. Әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү, укучылар арасында экологик культураны арттыру, су буйларында, әрәмәлекләрдә чисталык торышын яхшырту һәм саклау максатыннан "Чиста тирә-юнь" акциясе кысаларында  укучылар, вожатыйлар көче белән территория чүп-чарлар чистартылды.
Көннең икенче яртысы чәчәкләргә багышланды.  «Чәчәкле җәй — ямьле җәй!», дип аталган эко-марафон үткәрелде.  Катнашучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән төрле язучыларның китапларыннан чәчәкләргә багышланган шигырьләр укыдылар, кырда, бакчаларда үскән яраткан чәчәкләре белән  таныштырдылар. Чара мастер- класс белән тәмамланды. Кичке якта мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары салкын ысул белән тәңкә ясау мастер-классын үткәрделәр.

Автомобиль һәм мотоспортны массакүләм үстерүне популярлаштыру максатыннан лагерьга Әлмәт шәһәре байкерлары һәм Мөслим районының картинг клубы чакырылды. Кунаклар балаларга экстремаль спорт төрләре турында сөйләделәр.  Балаларга мотоциклларда йөрү мөмкинлеге дә тудырылды.  Ял итүчеләр бу үзенчәлекле очрашудан бик канәгать калдылар, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев