Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

Җәмигъ мәчетендә малайлар өчен курслар узды

Җәмигъ мәчетендә малайлар өчен «Әхлак һәм сәламәтлек яллары» исеме астында курслар узды.

- Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә малайлар өчен "Әхлак һәм сәламәтлек яллары" узды.
Җиде көнлек курслар иртәнге сәтать тугыздан көндезге икегә кадәр дәвам итте. Укуларга 56 ир-бала йөрде. Әхлак, ислам шәригате, иман нигезләре, пәйгәмбәрләр тормыш юлына багышланган дәресләр төрле уеннар, викториналар белән аралашып барды.
Әлеге курсларның төп максаты – үсеп килүче яшьләрнең әхлагын үстерү, ислам дине турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү. Монда бала ислам дөньясы, үзе кебек үк ислам буенча яшәүче яшьтәшләр белән таныша, алган гыйлемнәре ярдәмендә әхлагын тәрбияли, - дип хәбәр итәләр  Мөслим районы мөхтәсибәтеннән.

Фотолар - Мөслим районы мөхтәсибәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев