Ирина бүләк отты
Ирина Тимашева Яңа Усы авылында яши. Ул “Авыл утлары” газетасына язылучылар арасында Мөслим-информ үткәргән бүләк уйнатуда катнашып бүләк отты.
– “Авыл утлары” газетасы үткәргән конкурсларда элек тә бүләк откан бар иде. Монысында да бәхетемне сынап карарга булдым. Бүләк отудан бигрәк район газетасын үзен зур бүләк дип кабул итәм. Бөтен рубрикалар да кызыклы. Бигрәк тә “Суд залыннан”, “Бакчачыга” сәхифәләрендәге материалларны, матур гаиләләр турындагы язмаларны яратып укыйм. Җирлегебездәге бөтен яңалыклар да шушында урын алган, ил-дөньядагы булган хәлләрне дә махсус кушымта аша укыйбыз. Район газетасын әти-әниләребез дә гомер буе алды. Бик яратып укыйбыз, алга таба да язылачакбыз. Газеталарны вакытында тараталар, монысы да игътибарга лаек. Район газетасына язылмаган кеше рухи яктан бик фәкыйрьдер, минемчә. Басма матбугат җан азыгы бит ул! “Авыл утлары” газетасы хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләп калам! – ди Ирина Тимашева.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев