Йотлыгып укыйм
Әбунә - 2026

Йотлыгып укыйм

Марсель Нәҗмиевка – 83 яшь. “Авыл утлары” газетасына язылучылар арасында Мөслим-информ үткәргән бүләк уйнатуда катнашып, ул беренче тапкыр бүләк отты.

– Үземне белә-белгәннән бирле “Авыл утлары” газетасын алдырам. Бик яратам район газетасын! Мәгълүматны бик төгәл һәм вакытында бирәләр. Газетаның хәреф-өтеренә кадәр укыйм. Район күләмендәге вакыйгалар, яңалыклар, кешеләр язмышы, үзгәрешләр – барысын да беләсе килә. Мөслимдә бөтен кешене беләм, шуңа күрә газетада чыккан һәр язманы йотлыгып укыйм, – ди Марсель абый. 

Лилия Шәймиева фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев