Гөлнара Маннанова диплом алды
“Татмедиа” АҖ иң яхшы хат ташучыларны бүләкләде
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, 2025 елның беренче ярты еллыгына язылу компаниясенә нәтиҗә ясап, хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында җиңүчеләрне билгеләде. Республика медиахолдингына бүләкләүгә республиканың барлык почмакларыннан үз шәһәрләрендә һәм районнарында иң яхшылар дип табылган хат ташучылар килде. Бүләкләү тантанасында Мөслим почта бүлеге хат ташучысы Гөлнара Маннанова да катнашты.
– 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң күп подписка җыйган хат ташучыларын бүләкләде. Үземнең дә алар арасында булуыма бик сөендем! Бәйгедә катнашу өчен, “Татмедиа” басмаларына быелгы тираж узган елның шушы чоры тиражыннан артык булырга тиеш иде, – ди Гөлнара.
Гөлнара – эшен җиренә җиткереп, зур осталык белән башкаручы хат ташучы. Сайлаган һөнәренә 19 ел тугры хезмәт итеп, үзе башкарган эшнең бары тик уңай якларын гына күрә ул. Кайчан карама, райондашыбыз хәрәкәттә. Ә хәрәкәт ул – бәрәкәт!
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 11 апрель саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев