Мөслим урта мәктәбендә истәлекле очрашу узды
Чарада Татарстан Республикасы Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе вәкилләре, мәктәп коллективы һәм укучылар катнашты
Мөслим урта мәктәбендә патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклауга багышланган әһәмиятле очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе вәкилләре, мәктәп коллективы һәм укучылар катнашты.
Мәктәп музеенда
Очрашу кысаларында кунаклар мәктәп тарихына һәм аны тәмамлаган укучыларның батырлыкларына багышланган музей почмагында булдылар. Экспозициядә уку йорты тарихы, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучыларының тормыш юлы һәм ил алдындагы хезмәтләре турында мәгълүматлар урын алган.
Якташыбыз, герой Айбулат Имматуллинга багышланган экспозициягә аеруча игътибар бирелде. Тарих укытучысы, Айбулатның сыйныф җитәкчесе Йолдыз Әсадуллина кунакларга аның тормыш юлы һәм батырлыгы турында сөйләде.
Очрашуда Айбулатның туганы, мәгариф ветераны Сәрия Шакирова да катнашты. Ул истәлекләре белән уртаклашып, геройның балачагы, холкы һәм якыннары күңелендә сакланган хатирәләре турында сөйләде.
Ветераннар белән аралашу
Мәктәп кунаклары арасында Татарстан Республикасы Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе, ТР Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Викторович Майстренко һәм әлеге ассоциациянең Координация советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Сөләйман улы Шәрәфиев булды.
Укучылар кунаклар белән аралашып, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Мондый очрашулар яшь буын өчен аеруча әһәмиятле, чөнки алар тарихи вакыйгалар һәм ил язмышына бәйле мөһим темалар турында турыдан-туры аралашу аша күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Буыннар дәвамчанлыгы
Очрашу буыннар дәвамчанлыгының ачык мисалы булды. Чара барышында үткәннәрне истә тоту белән беррәттән, бүгенге көндә МХО ветераннарына күрсәтелә торган ярдәм турында да сүз барды. Ветераннарның җәмгыятькә яраклашуы, эшкә урнашуы, социаль мәсьәләләрен хәл итү һәм медицина реабилитациясе юнәлешләрендә ярдәм күрсәтү мөһим бурычларның берсе булып тора.
Мәктәптә билгеләп үтүләренчә, мондый очрашулар укучыларга патриотик тәрбия бирүдә, тарихи хәтерне саклауда һәм яшьләрдә гражданлык җаваплылыгы формалаштыруда зур әһәмияткә ия.
– Мондый чаралар балаларга батырлыкның кадерен аңларга, үз тарихыбыз белән бәйләнешне тоярга һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылык хисен формалаштырырга ярдәм итә, – дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.
Фото – Мөслим урта мәктәбеннән.
Нет комментариев