Яңалыклар

Мөслимнең яшь җырчылары «Этномириада» бәйгесендә бүләкләр яулады

Традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты буенча XIV «Этномириада» халыкара конкурс-фестиваленең беренче сайлап алу турына йомгак ясалды. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең вокал-хор бүлегендә укучы биш бала лауреат булды, өчесе диплом алды, ике укучы икенче турга узды

III дәрәҗә лауреатлары – Самира Хаҗиева, Риана Таҗкаева һәм Сәидә Таҗкаева (укытучылары – Гүзәл Галиева), Диләра Хәсәнова һәм Аделя Муллагалиева (укытучылары – Мөршидә Әхмәтҗанова).

I дәрәҗә дипломанты – Әминә Бухарова (укытучысы – Мөршидә Әхмәтҗанова).

II дәрәҗә дипломантлары – Айсылу Гәрәева һәм Илдан Шаһгалиев (укытучылары – Гөлназ Йосыпова).

Самира Әхмәтҗанова һәм Алина Демидова (укытучылары – Мөршидә Әхмәтҗанова) икенче турга узды. Ул 17 ноябрьдә Казанда үтәчәк.

Укучыларны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз! Самира белән Алинага икенче турда уңышлар телибез!


Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.


Нет комментариев