Яңалыклар

Бүген, «Татмедиа» АҖ филиалы «Мөслим-информ» җитәкчесе Римма Рәшид кызы Афзалованың туган көне

Хөрмәтле Римма Рәшидовна!

Сез дистә елдан артык «Мөслим-информ» коллективын җитәклисез. Сезнең җитәкчелектә район газетасы, радио һәм телевидение яңара, редакция заманча технологияләрне үзләштерә, яңа эш алымнарын куллана. Укучыларыбызның, тыңлаучыларыбызның һәм тамашачыларыбызның фикеренә колак салып, сез безне район халкы өчен әһәмиятле темаларны күтәрергә дәртләндерәсез.

Кирәк чакта киңәшегезне дә, ярдәмегезне дә кызганмаганыгыз, хезмәттәшләрегезнең башлангычларын хуплаганыгыз өчен рәхмәт!

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге телибез. Кызыгызның, киявегезнең һәм оныгыгызның күңел җылысын тоеп, куанычта яшәгез. Яңа эшләрегез уңышлы булсын, бергәләп әзерләгән язмаларыбыз һәм тапшыруларыбыз тагын да күбрәк кешегә барып ирешсен!

Котлы булсын туган көнегез,
Якты булсын һәр таңыгыз.
Кочак-кочак куанычлар
Алып килсен туар таңыгыз!

Ихтирам белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Мөслим-информ» коллективы.


Нет комментариев