Мөслим районында “Торак” операциясе дә дәвам итә
Бу хакта Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин хәбәр итте
«Социаль яктан уңышсыз исәпләнгән һәм күпбалалы 11 гаиләдә булдык. Төрле гаиләләр очрый, кайберләрендә иминлек таләпләре бөтенләй үтәлми, мондый гаиләләрдә профилактик эшне көчәйтү таләп ителә. Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча үтәлергә тиешле кагыйдәләрне олысы да, кечесе дә белергә тиеш”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото – «Татар-информ»
Нет комментариев