Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

11 ноябрь. Яшь игенчеләр арта

Быел “Шуганка” совхозында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан мул уңыш үстерелде – һәр гектардан 29,8 центнер бөртек җыйнап алынды. Һәм бу эштә безнең совхозга 28нче авыл урта профессиональ-техник училищесы курсантлары И.Гарифуллин, Р.Садыйков, З.Дәүләтов, Б.Абдуллин һәм В.Ханов зур ярдәм иттеләр. Алар, кайда гына эшләсәләр дә, тырышлыкларын кызганмадылар, училищеда алган белемнәрен практикада оста кулландылар. Совхозда механизаторлар сафы училищены тәмамлаган әнә шундый яшьләр хисабына тулылана да инде.

Ф.Гайнелов

Фото – «Мөслим-информ»


Нет комментариев