Яңалыклар

Мөслим яңалыкка омтыла

Мөслимгә эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов килде

Бүген Мөслимнең район белән якыннан танышырга килгән һәммә кешегә күрсәтерлек урыннары, таныштырырлык матур эшләре, ирешелгән уңышлары бихисап. Районыбызда эшлекле сәфәр белән мәртәбәле кунаклар еш була. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе кушуы буенча Мөслимгә Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов килде. Ул – республика парламенты депутаты, экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары.

Кунакны район башлыгы Альберт Хуҗин каршы алды һәм Мөслим үзәгендә халыкка хезмәт күрсәтүче әһәмиятле объектлар, аларның эшчәнлеге белән таныштырды.

Н. Хаҗипов иң элек район үзәк хастаханәсендә булып, биредә “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов алып биргән яңа җиһазлар белән танышты: маммография, компьютер томографиясе, УЗИ аппараты урнашкан бүлмәләрне карады, поликлиника эшчәнлегенә, авыруларны кабул итү барышына игътибар итте.

– 2016 елда район үзәк хастаханәсе бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Авыруларны кабул итү өчен иркен, уңайлы булган әлеге холл нәкъ шул төзекләндерү эшләре барышында ясалды, – дип таныштырды кунакны хастаханәдә башкарылган эшләр белән баш табиб Дамир Сөләйманов. – Ул вакыттан бирле ун ел узса да, без бинаны сыйфатлы итеп саклый алдык. Биредә авыруларга килү, поликлиникага керү һәм кирәкле табибларга язылу өчен дә, диагностик тикшеренүләргә керү өчен дә бөтен уңайлыклар булдырылды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 13 ноябрь саныннан укыгыз. 

Фәридә Гайнетдинова фотосы. 


Нет комментариев