Мөслим укучысы «Софиум» олимпиадасында призлы урын яулады
6–8 ноябрьдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 214 укучы җыелды
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Василиса Митюшкина сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча «Софиум» бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урын яулады. Василисаны олимпиадага Йолдыз Әсадуллина әзерләде.
6–8 ноябрьдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 214 укучы җыелды. Сайлап алу турында укучылар биш ситуацияле мәсьәлә чиште һәм сайлау хокукы буенча эссе язды.
Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча 20 укучы җиңүче булды, республиканың 22 районыннан 91 укучы призлы урын яулады. Иң күп балл җыйган дүрт укучы икенче сайлап алу этабында Татарстан данын яклаячак. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе истәлекле бүләкләр тапшырды.
Фотолар – Мөслим урта мәктәбеннән.
Нет комментариев