Яңалыклар

Мөслим укучысы республика бәйгесендә җиңде

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 1 нче «А» сыйныфы укучысы Фәридә Нәбиуллина «Суда һәм боз өстендә уяу булырмын» республика видеороликлар бәйгесендә җиңү яулады

Фәридәнең «Сине өйдә көтәләр» дип исемләнгән ролигы «Иң яхшы социаль видеоролик» номинациясендә җиңүче дип табылды. Ролик суда һәм боз өстендә сак булырга кирәклеген искәртә.

Җиңүчеләрне Казанда, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә бүләкләделәр. Тантана кысаларында балалар өчен экскурсия оештырылды. Алар коткаручыларның эше белән таныштылар.

Фәридәне җиңүе белән котлыйбыз! Сыйныф җитәкчесе Гөлнур Мирсалиховага һәм Фәридәнең әти-әнисенә ярдәмнәре өчен рәхмәт. Фәридәгә яңа иҗади уңышлар телибез!

Фотолар – Мөслим урта мәктәбеннән.


Нет комментариев