Татарстанда яшәүчеләр балаларын яңа мәктәпкә «Дәүләт хезмәтләре» аша яздыра алачак
Тиешле боерыкка Республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды
Документ нигезендә, портал аша гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларына керү турында гаризалар бирергә мөмкин булачак.
Хезмәтне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары күрсәтәчәк.
Нет комментариев