Яңалыклар

Ашыгыч ярдәмгә 79 мөрәҗәгать: инфаркт диагнозы куелган өч авыру

Бу хакта ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова хәбәр итте

Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 79 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

“Көз айларында райондашларыбыз югары кан басымы белән интегә. Моңа һава торышының кискен үзгәрүе дә тәэсир итә. Өч райондашыбызга “инфаркт” диагнозы куелып, Әлмәт хастаханәсенә озатылды. Өлкәннәрдә дә, балаларда да вируслы кискен респиратор авырулар күзәтелә. Югары температура белән, томау төшеп, бума ютәл белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Бу чорда витаминнар кабул итү, дөрес туклану, организмны ял иттерү мөһим”, – ди ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото – Татар-информ


Нет комментариев