Мөслим лицее укучылары «Россия – минем тарихым» тарихи паркында экскурсиядә булды
Мөслим лицееның 10 нчы «Б» сыйныфы укучылары Казан шәһәрендәге мультимедиа паркының интерактив күргәзмәсе белән танышты
Балалар видеохроника кадрларын карады һәм интерактив экспонатларны үзләре дә сынады.
Экскурсиянең икенче өлеше Россиянең хәрби уку йортларына багышланды. Курсантлар, студентлар һәм укытучылар уку йортларына кабул итү шартлары, анда нинди белгечлекләр алып булуы һәм студент тормышы турында сөйләде.
Укучылар шулай ук хәрби техника белән танышты, хәрби экипировканы киеп карады һәм автоматны сүтеп җыеп карады.
Фотолар – Мөслим лицееннан.
Нет комментариев