Татарстанда бүген кар, буран һәм бозлавык фаразлана
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә
Җомга көнне, 13 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән урыны белән кар һәм җепшек кар явуы көтелә.
Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә.
Төнлә -2..+2 градус, көндез +1...+ 4 градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Нет комментариев