Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
Юбилейга багышлап
Тат.Бүләр урта мәктәбендә үткәрелгән һәр чара илебезнең 60 еллык юбилеена багышлана. Узган атнада, мәсәлән, “Көзге кросс” оештырылды. Анда I класстан алып X класска кадәрге барлык укучылар катнашты. Ярышлар киеренке узды. Төрле дистанцияләргә йөгерүдә Ә.Рәшитова, Н.Юнысова, Н.Бәширова, Г.Әкмалов, Р.Әбүләесов беренче урынны яуладылар. Аларга дирекциянең Мактау кәгазе тапшырылды.
Р.Азиева, мәктәп комсомол оешмасы секретаре.
Фото – «Мөслим-информ»
Нет комментариев