Мөслим халык театры «Галиябану»ны сәхнәгә куйды
Мәдәният

Мөслим халык театры «Галиябану»ны сәхнәгә куйды

Кичә дә премьерага килгән тамашачылар залны тутырды

Мөслимлеләр халык театрының һәр чыгышын көтеп ала. Кичә дә премьерага килгән тамашачылар залны тутырды. Бу юлы коллектив Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасын тәкъдим итте.

Спектакльдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар уйнады. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Галиева Галиябану ролен башкарды. Хәлилне мәдәният йорты хезмәткәре Илфират Зәйниев, Исмәгыйльне музейның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин уйнады.

Спектакль беренче күренештән үк тамашачыны үзенә җәлеп итте. Залда утыручылар геройлар белән бергә көлде дә, елады да. Ике сәгатьлек тамашаны мөслимлеләр бер тында карады. Спектакль тәмамлангач, артистларга рәхмәтләрен кайнар алкышлар белән белдерделәр.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

 


Нет комментариев