«Мизгел» һәм «Игелекле Мөслим» республика бәйгесендә җиңде
Бу җиңү — Мөслим командаларының волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешенә бирелгән бәя
«Мизгел» яшьләр үзәге һәм «Игелекле Мөслим» үзәге 2026 елгы «Игелек җире — Добрый край» республика бәйгесендә җиңү яулады. Бу җиңү — Мөслим командаларының волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешенә бирелгән бәя.
Бүләкләр Мөслимгә кайтып җитте. Командаларга «Игелекле Мөслим» (Добрый Муслюмовский) язулы худилар, кепкалар һәм җылы жилетлар тапшырылды. Хәзер район акцияләрендә волонтерларны әлеге киемнәрдән танып булачак.
Бәйгедә катнашучылар яшьләр башлангычларына ярдәм күрсәткән өчен Татарстан Республикасының Волонтерлык мәгълүмат-ресурс үзәгенә рәхмәт белдерделәр.
Командаларны җиңү белән котлыйбыз, яңа проектларында уңышлар телибез!
Фото – "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.
Нет комментариев