«Родные края-Туган як» агрофирмасы хезмәткәрләрен бүләкләде
Бәйрәмгә килүчеләрне «Болгар» халык инструменталь ансамбле каршы алды
Көзге эшләр тәмамлангач, "Родные края-Туган як" агрофирмасы һәр ел саен үзенең хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасын үткәрә. Быел да алар үзләренең матур традицияләренә тугры калып Авыл хуҗалыгы алдынгылары көнен үткәрделәр. Бүген район мәдәният йортында шундый тантаналы бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә килүчеләрне мәдәният йорты фоесында "Болгар" халык инструменталь ансамбле каршы алды. Бәйрәмгә агрофирма хезмәткәрләре үзләренең гаиләләре, балалары белән килделәр. Тантаналы чарага "Чаллы икмәге" идарәче компаниясе генераль директоры Эдуард Юнысов, Мөслим районы Башкарма комитет житәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамиль Мөхсинов, Сарман районы Башкарма комитет җитәкчесе Наил Сафин килделәр һәм тантаналы чараны ачып тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Тантана барышында тырыш хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары өчен бер төркем алдынгы хезмәткәрләргә Мөслим һәм Сарман районнары башлыкларының Мактау грамоталары, алдынгы комбайнерларга идарәче компаниянең Мактау грамотасы һәм төрле күләмдәге акчалата сертификатлар тапшырылды. Илмир Ямалиев, Рифат Нуретдинов, Салих Миннегалиев һәм Илнар Сөләйманов ял йортына бару өчен 100 000 сумлык сертификатка ия булдылар. Бәйрәм чарасы матур җырлар, биюләр һәм фокус осталары чыгышы белән үрелеп барды.
Нет комментариев