Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу

Шәхси эшмәкәр Ирек Хамадишин махсус хәрби операциядә катнашып, ялга кайткан егетләр белән очрашу оештырды.

Баек авылында фронттан кыска ялга кайткан хәрбиләребез белән очрашу узды.

Чараны шәхси эшмәкәр, иганәче Ирек Хамадишин оештырды.  Очрашуга  район башлыгы, хәрбиләрнең дуслары, ветеран чик сакчылары, фронтка гуманитар ярдәм җыюны һәм илтүне оештыручы райондашларыбыз җыелды.

Альберт Хуҗин "Егетләр, сезнең батырлык алдында баш иябез. Сез үз өстегезгә зур җаваплылык алдыгыз һәм шуңа тугры булып каласыз.. Ватаныбыз киләчәге өчен көрәшәсез. Бер-беребезне онытып барган дөньяда безне берләштердегез, безгә үрнәк күрсәттегез. Без сезнең белән горурланабыз. Исән-имин әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз!",- дип егетләребезгә мөрәҗәгать итте. Аларга ярдәм кулы сузган һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ирек Хамадишин егетләргә иганәчеләр белән берләшеп әзерләнгән "Нива" машинасын һәм районыбызның ветераннар берлеге, Яшь армиячеләре, Форпост, яшьләр үзәге, спорт бүлеге, мәктәптән тыш эшләр оешмасы, укучылар һәм активистларның кул җылысы кергән маскировкалы челтәрләрне тапшырды.

Фото - район администрациясе матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев