Кеше һәм закон

Мөслим районында торакка законсыз керү һәм урлау буенча җинаять эше кузгатылды

Тикшерү барышы район прокуратурасы контролендә

Бер райондашыбызга карата чит кеше торагына законсыз юл белән кергән һәм урлашкан өчен җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2026нчы елның 10 сентябрендә элек хөкем ителгән ир-атта, чит кеше торагына кереп, баю нияте барлыкка килгән. Ниятен тормышка ашыру өчен, ул Мөслим авылындагы йортларның берсенә үтеп керә һәм зыян күрүченең 10 мең сумлык телефонын урлый.

– Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге тикшерүчесе тарафыннан әлеге ир-атка карата РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 3нче өлешенең “а” пункты нигезендә җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышы район прокуратурасы контролендә, – ди район прокуроры урынбасары Илвир Бәхтиев.

 


Нет комментариев