Яңалыклар

3-10 октябрь көннәрендә Татарстанда “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе узды

Мөслимлеләр дә әлеге акциядән читтә калмадылар

Оешма-предприятие хезмәткәрләре, политехник техникум укучылары, төрле тармакларда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр Мөслим үзәгендәге өченче урау юл буенда 1000 төптән артык нарат үсентесе утырттылар.

– Мөслимебез һәрвакыт безне дә, кунакларны да үзенең матурлыгы белән каршы алсын. Без утырткан үсентеләр матур булып үсеп китсеннәр, җирлегебезне тагын да бизәп торсыннар, - диделәр акциядә катнашучылар.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.


Нет комментариев