Күптән көтелгән юл
Инфраструктура

Күптән көтелгән юл

Узган атнада Исәнсеф-Чишмә авылына юл ачу тантанасы булды

Исәнсеф-Чишмә авылы район үзәгеннән 42 километр ераклыкта урнашкан. Асфальт юл авылга килеп җитми. Язгы-көзге чорда Исәнсеф-Чишмәгә кайту квестка әйләнә: юллар пычрак, баткак һәм тайгак. Юлда машиналары белән батып ятучылар да күп булды, ди авыл халкы.

Исәнсеф-Чишмә юлына быел, җир күтәртелеп, киңәйтелеп, ком-таш катнашмасы җәелде. Бу эш 5,2 километр арада эшләнде. Ком-таш катнашмасы асфальт түгел, дияр кайберәүләр. Шулай анысы, әмма ком-таш катнашмасын җәю дә хәйран чыгымнар сорый. Әлеге участокны ясау өчен республика бюджетыннан 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Ремонт кертү өчен юллар торышы гына түгел, авылда яшәүчеләр һәм мәктәп яшендәге балалар саны, халыкның ихтыяҗлары да исәпкә алына. Халык мөрәҗәгатен исәпкә алып, юллар торышын яхшырту өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Узган елларда бу акча аз-азлап һәр җирлеккә бүленсә, быел нигездә Исәнсеф-Чишмәгә юл салу өчен тотылды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 9 октябрь саныннан укыгыз. 

Римма Афзалова фотосы. 


Нет комментариев