Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
9 октябрь. Лаеклы бүләк.
“Михайловка” совхозы терлекчеләре бәйрәмне хезмәт бүләкләре белән каршылау өчен көрәш җәелдергәннәр иде. Шушы көннәрдә ярышка йомгак ясалды. Савымчылар арасында Элемтә фермасыннан Фаина Танцева беренче урынга чыкты. Ул сентябрьдә һәр сыердан 324 килограмм сөт алды. Мондый уңышка тәҗрибәле савымчы, беренче чиратта, тырышлыгы, малларны яхшы тәрбияләве нәтиҗәсендә иреште. Ферманың кышкы чорга әзерлек белән килүе дә зур роль уйный. Азык катнашмалары әзерләү җайга салынды, чүпрәләү оештырылды. Сыерлар аерым рацион буенча ашатыла. Нәтиҗәдә савымчы һәр сыердан савымны 10,9 килограммга җиткерде.
З. Камалова.
Фото – «Мөслим-информ»
Нет комментариев