Йорт ишеген тычкан шакыса...
Көзге чорда соры “дошман” өйгә килеп кергәнче үк чарасын күрергә кирәк
Җәй буе үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары да бушап калды диярлек. Нәкъ менә шушы чорда бакчадагы тычканнар, “төенчекләрен төйнәп”, базларга салынган ризык, кышлау өчен ышык урын эзләп, йортларга юл тоталар. Алар өчен иң шәп кышлау урыны, әлбәттә инде, җылы, уңайлы һәм һәрвакыт ризык табыла торган урын – безнең йортларыбыз.
Томалыйбыз, ямыйбыз. Тычкан һәм башка кимерүчеләр “спецназ” сугышчылары кебек, стенадагы ярык-йорык, ачык ишек-тәрәзә, вентиляция тишекләре, торбалар аша торакка ничек тә үтеп керү юлларын эзли. Шуңа күрә дә көзге чорга аяк басар алдыннан иң элек йорт нигезен яхшылап томаларга, “отмостка”сындагы тишек-тошыкны ямарга, кабель үткәргечләр яки сантехника торбалары тирәсендә ачык урыннар калдырмаска кирәк. Кимерүчеләргә шул кечкенә генә тишектән үтеп, канализация торбасы яки үткәргечләр аша өйгә кереп посуның бернинди авырлыгы да юк.
Тычканнар бигрәк тә идән астыннан яки чормадан еш керүчән. Шуңа күрә соры “дошман” килеп җиткәнче үк чарасын күрергә, бу урыннарга җилемле тозак куярга мөмкин. Әмма аны куйдым да оныттым түгел, даими тикшереп, барлап, чистартып торырга кирәк. Юкса җилемгә ябышып калган кимерүче, ачлыктан тәпи сузып, начар ис чыгарып ятарга мөмкин. Моннан тыш подвал-чормага, келәт-чолан ише бүлмәләргә ультратавышлы прибор да куя аласыз.
Ул исе... Тычкан-күселәр кайбер үлән исләрен дә өнәп бетермиләр. Мондый үсемлекләр рәтенә әрем, бөтнек, ромашка, сазанак (багульник), гөлбадран, аю баланын кертергә мөмкин. Кимерүчеләрнең эзләре күренгән урынга, әйтик, әрем яфраклары түшәп куйсаң яки аның кипкән ботагы төтенен җибәрсәң, тычкан шундук тәпи ялтыратачак. Бу үсемлекләр кимерүчеләрне кибеттә сатыла торган инсектицидлардан ким куркытмый. Аю баланының (бузина) тамырлары көчле агу бүлеп чыгара. Йорт тирәли шушы агачны утыртсаң, кимерүчеләр бу торакка беркайчан да керми дигән фикер дә бар хәтта. Кеше өчен бик тә файдалы булган ромашкага килгәндә исә, тычкан өчен аның исе үлемгә тиң. Шулай ук бөтнек исе дә соры “корткычларның” нерваларына ярамый. Мондый ачы, зәһәр исләр аларга өннәрен алырлык дәрәҗәдә тәэсир итә. Кимерүчеләргә каршы көрәш өчен үсемлекләрне фатир почмагына куеп чыксагыз да начар булмас. Үсемлекнең үзен таба алмасагыз, аптекаларда сатыла торган бөтнек төнәтмәсе дә ярый. Мамыктан шарчыклар ясап, төнәтмәне сеңдерәсе дә шуларны почмакка урнаштырасы гына кала. Тычканнан котылу максатында идән астына күмерләнгән утын агачы куючылар да бар. Чөнки көйгән агач исе кимерүчеләргә начар тәэсир итә.
Пыяладан сират күпере... Сары “дошманнардан” котылу өчен идән астында нигез кырыйларының буеннан-буена төелгән пыяла сибәргә мөмкин. Пыяла ватыклары кимерүчеләрнең тәннәрен, тәпиләрен яралый. Шуңа алар, язмышларын куркыныч астына куюларын аңлап, пыялалы түшәмәдән тизрәк ычкыну ягын карыйлар. Идән, стенада кимерүчеләр ясаган тишекне томалау өчен дә катнашмага төелгән пыяла өстәргә мөмкин. Нәтиҗәсе бик тиз күренәчәк.
Тычкан-күселәрнең электрүткәргечләрне кимереп, янгынга җирлек әзерләргә күп сорап тормавын да онытмагыз. Шуңа күрә дә көзгә аяк басу белән әлеге сары дошманнардан котылу юлларын эзләргә кирәк. Шул ук вакытта тычкан-күселәр чир таратучылар да булып торалар. Алар сальмонеллез, геморрагик бизгәк кебек бик хәтәр авыруларны тараталар. Чирнең тычкан узган ризык аша эләгүе дә бар. Кимерүчеләр кая гына килеп чыкмасыннар, шунда төрле вирус һәм бактерияләр белән мыжгып торган тизәкләрен калдырып китәләр. Әлеге калдыкларның хәтта пары да куркыныч булуы мөмкин. Әлеге авырудан иң элек иммунитеты көчсез кешеләр: балалар һәм картлар зыян күрә.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев